Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр дә “Үлемсез полк -2021” онлайн-хәрәкәтендә катнаша ала

Һәр елны уздырылучы “Үлемсез полк” акциясен быел ике тапкыр үтәрергә планлыйлар. 9 Май-Бөек Җиңү көнендә ул онлайн форматта булачак.

Акцияне оештыручылар, эпидемиологик шартлар яхшырган очракта,  24 июньдә чараны гадәти форматта уздырырга да ниятлиләр. Бу турыда төгәл мәгълүмат соңрак булачак.

Ә менә “Үлемсез полк -2021” онлайн-хәрәкәтендә катнашу өчен сайтта теркәлеп, үзегезнең героегыз турында мәгълүмат калдырырга кирәк.

Моның өчен 2021.polkrf.ru сайтын ачабыз һәм төп биттәге “Принять участие” төймәсенә басабыз. Аннан соң үз төбәгеңне сайлап (Татарстан Республикасы), “Выбрать субъект” төймәсенә кагылабыз.

Алга таба электрон почта адресын кертергә һәм раслау коды килгәнен көтәргә (5-10 секунд). Бу кодны тиешле юлга кертергә кирәк булачак, шуннан соң сез шәхси кабинетка эләгерсез. Әгәр сезгә электрон почта аша теркәлергә уңайсыз булса, «Телефон номеры буенча» бүлеген сайларга мөмкин, номерны кертергә һәм смс код алырга мөмкин.

Шулай ук социаль челтәрләр аша да теркәлергә ярый. Моның өчен социаль челтәр значогына басып, теркәлүне расларга.

Теркәлгәннән соң, шәхси кабинетта үз героең турында анкета тутырырга кирәк:

- ветеранның исеме;

- туган көне (әгәр дата билгесез булса, тутырмаска);

- вафат булу датасы яки ветеран "хәзерге вакытта исән» дигән билге куярга (әгәр дә дата билгесез икән, тутырмаска);

- фоторәсемне беркетергә: максималь күләме-5 МБ.

Шуннан соң иң аста “Отправить заявку” төймәсенә басабыз һәм күрсәтелгән электрон почтага хәбәр көтәбез.

Гаризаны 3 тәүлек эчендә тикшерәләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев