Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне медаль биреп зурладылар

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче дүрт тыл хезмәтчәненә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тапшырды.

Биредә гомер итүче иң өлкән тыл хезмәтчәне Анастасия Кунаковага быел 93 яшь тула, ә Рәйханә Хөсәеновага – 91, Оркыя Хисаметдинова белән Савничей Шиповаловаларга – 89ар.

Районда барлыгы 249 тыл хезмәтчәне исәпләнә, аларның барысына да юбилей медальләре тапшырылачак. Тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү дә каралган.

Оркыя әби бирегә Иске Кади авылыннан әле үткән ел гына килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшендә булган кыз, башка яшьтәшләре кебек, көченнән килгән барлык эшләргә алына.

-Әти сугыштан кайтмады, әни биш бала белән тол калды, мин гаиләдә икенче бала идем, - дип тормыш йомгагын сүтте Оркыя әби. - Утауга йөрдек, тырма белән печән җыйган да хәтердә. Төрле үләннәр ашап, бакчада үстергән бәрәңге белән ачлыктан калдык. Сугыш вакытында йортыбыз да янды.

Оркыя әби тормышка чыкмый, әнисенә энеләрен үстерешә, әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев