Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ял итәргә урын бар

Район үзәгендә, Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа сквер төзелде. -Биредә төп төзү эшләре төгәлләнде, - ди муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.- Паркны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион 194 мең сум акча бирелгән иде. Аны тулысынча файдаланып бетердек. Район бюджетыннан бу эшкә...

Район үзәгендә, Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында яңа сквер төзелде.

-Биредә төп төзү эшләре төгәлләнде, - ди муниципаль район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.- Паркны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион 194 мең сум акча бирелгән иде. Аны тулысынча файдаланып бетердек. Район бюджетыннан бу эшкә 2 миллион 597 мең сум акча юнәлдерелгән иде.
Әлегә парк 70 сутый мәйдан били. Монда яктырткычлар куелды, брусчатка җәеп, җәяүлеләр юлы ясалды, утыргычлар да бар. Техническая һәм Кыр урамнарының бу өлешендә юллар кырыйларына, парк тирәсенә тимер киртәләр урнаштырылды. Монда эш дәвам итә әле.
Киләчәктә скверның территориясен зуррайтырга планлаштыралар. Йорт - интернат янәшәсендәге ерганакны күмеп, биредә дә ял итү зонасы булдыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сквер өлкәннәр һәм йнвалидлар йорты