Чирмешәндә тракторларның төзеклеген тикшерәләр
Безнең районда

Чирмешәндә тракторларның төзеклеген тикшерәләр

5 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр үзйөрешле машиналардан закон таләпләренә туры китереп файдалануга күзәтчелек итү максатыннан, районда "Частник" дип аталган профилактик операция бара. - Бу чара тракторлар, башка үзйөрешле машиналар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатыннан үткәрелә, - ди Чирмешән районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы...

5 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр үзйөрешле машиналардан закон таләпләренә туры китереп файдалануга күзәтчелек итү максатыннан, районда "Частник" дип аталган профилактик операция бара.

- Бу чара тракторлар, башка үзйөрешле машиналар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатыннан үткәрелә, - ди Чирмешән районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рифат Гатин. - Аның барышында бу техникаларның техник торышы тикшереләчәк. Аеруча тракторчы - машинист таныклыгы, техниканы теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре булуына игътибар биреләчәк. Закон бозучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.

Чирмешән районы трактор

Нет комментариев