Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә парк төзүгә 7 миллион сум акча бүленгән

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта икенче чират төзелеш эшләре башланып китте. "Парклар һәм скверлар төзү"программасы буенча республика бюджетыннан моңа 7 миллион сум акча бүленгән. Биредә халыкка җәй дә, кыш та ял итү өчен уңайлы урын булачак. Балаларга уен мәйданчыгы ясала, алар егыла калса имгәнмәсен өчен, резина аслык җәелә. Ике...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта икенче чират төзелеш эшләре башланып китте. "Парклар һәм скверлар төзү"программасы буенча республика бюджетыннан моңа 7 миллион сум акча бүленгән.

Биредә халыкка җәй дә, кыш та ял итү өчен уңайлы урын булачак. Балаларга уен мәйданчыгы ясала, алар егыла калса имгәнмәсен өчен, резина аслык җәелә. Ике спорт мәйданчыгы да булачак, анда тренажерлар урнаштырылачак, башка спорт җиһазлары да кую күздә тотыла.
Паркка Кыр урамы ягыннан матурлап керү юлы (пергола), пандус та ясалачак; кыргый (дикий) таштан өстәмә тротуарлар салыначак. Түбәле-навеслы эскәмияләр саны да артачак.
Паркта күргәзмәләр оештыру мөмкинлеге дә булыр, моның өчен күргәзмә стендлар урнаштыру планлаштырыла. Монда санузел да эшләнәчәк. Чәчәкләр утыртылачак, агач, куакларның да саны артачак. Әлеге матурлыкка кул сузучыларны күз уңында тоту өчен видео күзәтү җайланмалары да кую каралган.
Биредә төзелеш эшләрен июль азагына тәмамларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бюджет сквер миллион парклар