Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мөмкинлеге чикле балаларга бәйрәм оештырдылар

Инвалидлар декадасы кысаларында, быел да физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында бәйрәм оештырдылар. Ә бу вакытта алар белән килгән ата-аналар “Мөмкинлеге чикле кешеләрнең хокукларын яклау” темасына “түгәрәк өстәл” артында әңгәмә кордылар.

“Без бергә!” девизы астында үткән чара барышында бәйрәмгә килгән малайлар һәм кызлар онытылып уйнадылар, кушылып җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән әкиятне дә бирелеп карадылар.

Райондагы мөмкинлеге чикле 73 сабыйга да район башлыгы исеменнән күтәнәч тапшырылды, аларга боз сараена һәм бассейнга барырга абонементлар да бүләк иттеләр.

-Бәйрәмгә 6 яшьлек кызыбыз Василиса белән килдек. Рәхмәт, бик матур бәйрәм оештырганнар, - ди Әккәрәйдән Аниса Чалина. – Кызыбыз рәсем ясарга ярата, ул биредә җанына якын шөгыль тапты. Киләсе елда укырга барырга җыенабыз, инде ул укый да, яза да белә.

Әмирдән килгән Элвина Мәслахова һәм әнисе Илсөяр дә оештыручыларга бик рәхмәтле. Аларның мондый бәйрәмнәрдән калганнары юк. Элвина рәсем ясарга, китап укырга ярата, киләчәктә табиб буласы килә. Сәламәтлек саклаучылар янында еш булгач, ул үзе дә авыруларга ярдәм итәргә тели.

Балалар, командаларга бүленеп, татар, рус, чуваш, мордва тукталышларында уеннар уйнадылар һәм  жетоннар җыйдылар. Иң күп тәңкә җыйган команда җиңүче булды. Бүләкләргә дә бай булды бәйрәм.

Әйе, балалар күңел ачты, ә әти-әниләр үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алды. Районның төрле оешмаларыннан килгән белгечләр санаторийларга юллама алу, тернәкләнү үтү өчен теркәлү, инвалид балаларга булган социаль ярдәм һәм башклар турында сөйләделәр. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап та алдылар.

фото:автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев