Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Мин татарча сөйләшәм!“ конкурсы узды

Аларны башка милләт баласы димәссең дә, татарча чатнатып сөйлиләр, моңлы итеп, бер акцентсыз җырлыйлар да. "Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесендә катнашкан 80 егет һәм кыз - чуваш, рус, мордва, әрмән балалары быел да бер-берсенә җитди көндәш булдылар. Район балалар сәнгать мәктәбендә бүген көне буе татар сөйләме, татар җырлары яңгырады. Хәтта...

Аларны башка милләт баласы димәссең дә, татарча чатнатып сөйлиләр, моңлы итеп, бер акцентсыз җырлыйлар да. "Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесендә катнашкан 80 егет һәм кыз - чуваш, рус, мордва, әрмән балалары быел да бер-берсенә җитди көндәш булдылар.

Район балалар сәнгать мәктәбендә бүген көне буе татар сөйләме, татар җырлары яңгырады. Хәтта "әтәч" тә татарча кычкырды.
Елдагыча, бүген дә мәктәп укучыларына, укытучыларга таләпләр артык кырыс булмады: иң мөһиме - татарча дөрес, аңлаешлы сөйләү һәм җырлау. Күпләр бу сынауны уңышлы узды. Сүз дә юк, кем дәрестә алдынгы, сөйләм телен даими камилләштерә, андыйларга ансатрак. Жюри билгеләп үткәнчә, бәйгедә чыгыш ясаучыларның осталыгы елдан-ел үсә бара.
-Татар телен яхшырак белү өчен иң элек аралашу кирәк,- ди Югары Кармалкадан 9 нчы класс укучысы Алиса Куручбаева.-Мин татарча спектакльләр карарга яратам. Сүзлекләр дә кулланып, татар теле буенча биремнәрне үзем эшлим.
Алиса бүген бар осталыгын күрсәтте: татарча сөйләде, татарча җырлады да. Түбән Кармалкадан Татьяна Козынбаева алып баручы ролен оста башкарды. Кармалкалылар, гомумән, чыгышлары, киемнәре белән дә татар рухын чагылдыра алдылар.
Гомумән, һәр командада алар кебек лидерлар күп.
Кеп-кечкенә Сосновка авылы балалары Ульяновка мәктәбе данын да якладылар, сәхнәдә каушап калмадылар.
Биш төркемдә узган көрәштә Чирмешән кадет мәктәп-интернаты иң көчле булып танылды.
Һәр команданың җиңүе аерым катнашучылар уңышыннан "җыела". Балалар сәнгать мәктәбенең актлар, концерт залында узган бәйгедә кечкенәләр арасында - Альбина Капитонова (2 нче Чирмешән мәктәбе), урта төркемдә - Ольга Палаткина (Чирмешән лицее), өлкәннәр арасында Любовь Лупанова (1 нче Чирмешән мәктәбе) беренче урыннарны яуладылар.
Укытучылар арасында да татар телен "су кебек эчүчеләр" бар икән. Чирмешән лицееннан Татьяна Кудряшова бик зур чараларны да рәхәтләнеп татар телендә үткәрә ала.
"Мин татарча сөйләшәм!"нең быелгысы да милләтпәрвәр егетләр - Сургутта яшәүче малтабарлар, якташлар - Әмирдә туып үскән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән оештырылды. Чыгымнарны алар күтәрде. Татар теленең абруен арттырулары хөрмәткә лаек.
Мәдәният елына багышланган чираттагы бәйгене район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, район мәгариф бүлеге бергәләп оештырдылар.
Барлык җиңүчеләргә дә Дипломнар, акчалата призлар тапшырылды. Гомумән, бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде.
"Мин татарча сөйләшәм!" конкурсының җиңүчеләре:
Кече яшьтәгеләр:
1. Капитонова Альбина (2 нче Чирмешән мәктәбе).
2. Краснова Александра (Әккәрәй).
3. Сырукина Валентина (Чирмешән кадет мәктәп-интернаты).
3. Иванова Анна (Сосновка ).
Урта төркем:
1. Палаткина Ольга (Чирмешән лицее).
2.Посадская Карина (Югары Кармалка мәктәбе).
2.Иванкин Андрей (Күтәмә).
3.Васильева Лиана (Ивашкино).
Өлкәннәр арасында:
1. Лупанова Любовь (1 нче Чирмешән мәктәбе).
2. Козынбаева Татьяна (Түбән Кармалка).
2. Гордеев Анатолий (Лагерка).
3. Корнилова Татьяна (Староутямышская школа).
Укытучылар арасында:
1. Кудряшова Татьяна (Чирмешән лицее).
2. Коченкова Ольга (Шешминка мәктәбе).
3. Посадская Валентина (Югары Кармалка).
Мәктәпләр арасында:
1. Чирмешән кадет интернат-мәктәбе.
2. Күтәмә мәктәбе.
3. Әккәрәй мәктәбе.
3. Иске Үтәмеш урта мәктәбе.
Чарадан фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/167--2014-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы