Чирмешәндә кыш башыннан яуган кар катламы нормага карата 220 процентка җиткән
Быел кыш кар яумый калган атна бик сирәк булгандыр. Берәүләр икмәк ява, дисә, икенчеләр кар көрәп арудан зарлана.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район территориясендә кыш башыннан ук яуган кар нормадан 45-85 миллиметрга күбрәк, ягъни 220 процент тәшкил итә. Гыйнварның соңгы атнасында кырлардагы кар катламы 7 сантиметрга арткан, 31 гыйнварга аның биеклеге 30-60 сантиметрга җиткән.
Бу чорга туфрактагы туң катламы - 40-85 сантиметр (норма – 56-92 сантиметр).
Гыйнварның соңгы декадасында явым-төшем нормада булган, бу чорда 11 миллиметр кар төшкән.
Соңгы 35 елда бу ел гыйнварының өченче атнасы чагыштырмача җылы булып тарихка кереп калды, 1995 һәм 2018 елда да гыйнвар җылы иде. Гыйнварның соңгы ун көнендә уртача һава температурасы 11-13 градус салкын булган, ягъни нормадан 1-3 градуска җылырак. Ә гыйнварда термометр баганалары уртача -10-12 градус күрсәткән, бу нормадан 2-4 градуска югарырак.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев