Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә кулинария серләренә өйрәттеләр

Район кулланучылар җәмгыяте базасында узган республикакүләм семинарда җәмәгать туклануы предприятиеләре директорлары һәм технологлар катнашты. Кунаклар икмәк комбинатында, сәүдә үзәкләрендә, үзәк ашханәдә булдылар, районда җитештерелүче азык-төлек продукциясе белән таныштылар. Бүген райпо кибетләрендә сатыла торган ризыкларның нибары 15 проценты гына - үзебездә җитештерелгән продукция. -Билгеле, бу бик аз. Без кулланучыларга үзебезнең сыйфатлы...

Район кулланучылар җәмгыяте базасында узган республикакүләм семинарда җәмәгать туклануы предприятиеләре директорлары һәм технологлар катнашты.


Кунаклар икмәк комбинатында, сәүдә үзәкләрендә, үзәк ашханәдә булдылар, районда җитештерелүче азык-төлек продукциясе белән таныштылар.

Бүген райпо кибетләрендә сатыла торган ризыкларның нибары 15 проценты гына - үзебездә җитештерелгән продукция.
-Билгеле, бу бик аз. Без кулланучыларга үзебезнең сыйфатлы товарыбызны тәкъдим итәргә тиеш, - диде бу чарада чыгыш ясаган райпо рәисе урынбасары Фаяз Мәгъсумов.- Бу юнәлештә эш алып барабыз, ассортиментны арттырабыз, сыйфатны яхшыртабыз.
Бүген җәмәгать туклануы предприятиеләренең эшләнмәләрен күбәйтергә, эшчәнлекләрен киңәйтергә кирәк диелде киңәшмәдә.
-Җәмәгать туклануы предприятиеләре үз продукцияләрен ваклап сатуны оештыра алалар. Чирмешәнлеләрнең мондый тәҗрибәсе бар. Ашханәдә пешерелүче продукция райпо кибетләрендә сатыла, - диде семинарда катнашкан "Татпотребсоюз" рәисе урынбасары Рәшит Шәймарданов.
Семинарда "Татпотребсоюз" җәмгыяте рәисе Мәхмүт Фәттахов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан райпо

2
X