Безнең районда
Чирмешәндә фонтанлы күлдә аккошлар да йөзә
Бу гаҗәеп матур кошларны 9 май кичендә җибәрделәр.
Берәр пар - ак һәм кара төстәге аккошларны, "королинка" һәм "мандаринка" токымлы үрдәкләрне Мәскәү өлкәсеннән алып кайтканнар. Аларны сатып алуга кирәкле акчаны Иске Кадидан авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәдис Камалов биргән, ә юл чыгымнарын "Лашман АГРОфирмасы" җәмгыяте (рәисе Рауфан Шәйхетдинов) күтәргән.
Чирмешән...

Чирмешән уртасындагы күлдә рәхәтләнеп йөзүче кунак аккошларны һәм үрдәкләрне кадет-интернат мәктәбе укучылары карап торачак.
-Кышка таба бу кошлар өчен җылы урын да кирәк булачак,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов.
Аккошлар һәм үрдәкләр алып кайту идеясен район җитәкчесе Наил Зарипов бирде.
Фонтанлы күлдә салмак кына йөзүче аккошларның яр читендә читәннән үреп ясалган үз куышлары - урыннары да бар. Бөртекне дә шунда китереп салалар. Моңсуланырга да вакытлары юк - биредә аларны карарга килүчеләр бик күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев