Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Ел тәрбиячесе - 2014“ бәйгесе үтте

"Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) эшләүче Галия Мөхәммәтшина "Ел тәрбиячесе - 2014" район конкурсында беренче урынны яулаган. Галия Гарәф кызы Алабуга педагогия институтында белем алган. "Каенкай" балалар бакчасында сигез ел эшли. -Ул бик тырыш, җаваплы, тыйнак кеше, иҗади тәрбияче. Эшен җиренә җиткереп башкара,- ди бакча мөдире Әлфия Гыйләҗева. -Аны әти-әниләр дә...

"Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) эшләүче Галия Мөхәммәтшина "Ел тәрбиячесе - 2014" район конкурсында беренче урынны яулаган.

Галия Гарәф кызы Алабуга педагогия институтында белем алган. "Каенкай" балалар бакчасында сигез ел эшли.
-Ул бик тырыш, җаваплы, тыйнак кеше, иҗади тәрбияче. Эшен җиренә җиткереп башкара,- ди бакча мөдире Әлфия Гыйләҗева. -Аны әти-әниләр дә хөрмәт итә, балалар да ярата.
Әлеге бәйгедә районнан ун кеше катнашкан. Финалда биш тәрбияче көч сынашкан. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә эшләүчеләргә үзләренең теоретик белемнәрен һәм практик осталыкларын да күрсәтергә туры килгән. Күтәмәдән Елена Уляшкина, Әккәрәйдән Наталья Аютова бәйгенең призерлары булдылар.
Беренче өч призлы урыннарга чыккан райондашларыбыз март азагында Аксубайда узачак зона бәйгесендә катнашып, үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined