Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә чисталык өмәләре башлана

Халыкның куркынычсызлыгын экологик яктан тәэмин итеп, торак пунктларны санитар чистарту, тәртипкә китерү максатында, район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар икеайлык игълан ителде.

Икеайлык барышында чисталык өмәләре ешрак оештырылачак. Торак пунктларда һәм район үзәгендә санитар чисталык буенча икеайлык уздыру, эш барышын контрольдә тоту өчен район башкарма комитеты каршында оператив штаб төзелде.

Айлык дәвамында парк-скверларны, урамнарны, оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, корыганнарын кисү планлаштырыла. Яшелләндерү эшендә мәктәп укучылары да булышачак. “Чирмешән урман хуҗалыгы”на утырту материаллары белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. Санитар-экологик икеайлык барышында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, янып чыккан урам яктырткычларын алмаштыру, аларның терәк баганаларын агарту, биналар тирәсендәге чүп-чарны тиешле урыннарга чыгару, косметик ремонт уздыру, санкцияләнмәгән, рөхсәт ителмәгән чүп түгү урыннарын ачыклап юк итү, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү, оешмалар тирәсендәге коймаларны буяу күздә тотыла.

Торак пунктларны чистартуга, өмәләргә хезмәт коллективларын һәм мәктәп укучыларын да җәлеп итү бурычы куелды.

Икеайлык барышында һәм өмәләр вакытында “ГРИНТА” җәмгыятенә тупланган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештыру бурычы йөкләнә.

Икеайлык барышында торак пунктларга чисталык рейдлары да ешрак оештырылачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев