Чирмешәндә “Чиста авыл синнән башлана” акциясенә йомгак ясадылар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 8 сыйныф укучысы Рамил Нишанов белән 1 нче Чирмешән мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Рамазан Лотфуллиннар быел җәй яңа велосипедларда җилдерәчәк. Гади түгел алар – бүләк.
Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән “Чиста авыл синнән башлана” район акциясенә йомгак ясалды. Укучылар 2020 ел дәвамында 80 тоннадан күбрәк макулатура һәм 13 тоннадан күбрәк пластик җыйганнар.
-Сез бик файдалы эш башкарасыз, рәхмәт, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов җиңүчеләрне бүләкләгәндә. – Иң активларга, иң уңганнарга бүләкләр дә саллы. Акция быел да дәвам итә, иң активларга тигезләшегез.
Былтыр, кадетлар мәктәбендә укучы Челно-Вершины егете Рамил иң күбе - 2100 килограмм макулатура җыйган.
-Бу эштә әти, әни, мин – бергәләп тырыштык, - ди бүләк иясе. – Хыялым чынга ашты, яңа велосипедлы булдым, рәхмәт. Дөрес, велосипедым бар иде, ә бусына минем дә өлеш керде, әти белән әнигә дә рәхмәт, алардан башка мин җиңүче булмас идем. Алар макулатураны Челно-Вершиныдан ук китерделәр бит.
1 нче Чирмешән мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Виктория Пестова 1800 килограмм макулатура җыеп, икенче урынга ия, смартфон белән бүләкләнде. Кадетлар мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Ярослав Гришин (1100 килограмм) – өченче, ул яңа тимераяклы булды. 1000 килограммнан артык макулатура туплаган һәм пластик җыюда да алдынгы булган Адилә Газизова (Чирмешән лицее) да саллы бүләкләр алды.
Мәктәпләр арасында да алдынгылар ачыкланды: Утыз Имән мәктәбе (бер укучыга – 125,06 килограмм) – беренче, Лагерка мәктәбе (71,1) – икенче, Әмир башлангыч мәктәбе (61,62) – өченче. Чирмешән лицееның - 3а, Шешминка мәктәбенең -7, Түбән Кармалка мәктәбенең 3 сыйныф укучылары да макулатура җыюда актив катнашкан.
Рамазан Лотфуллин 565 килограмм пластик җыеп, шулай ук велосипедлы булды.
-Бу безнең уртак тырышлыгыбыз, улыбызга күршеләр дә булышты, - ди Рамазанның әнисе Елена. –Аунап ятучы буш шешә яныннан узып китмибез, барын да өйгә ташыйбыз, ишегалдыбыз склад кебек. Улыбыз былтыр икенче урын алып, телефон белән бүләкләнгән иде.
Алар быел да бу эшләрен дәвам итәләр, инде байтак макулатура һәм пластик туплаганнар Лотфуллиннар.
-Икенчел чимал җыю да җиңел түгел, ә бүләкне алырга сәхнәгә күтәрелгәндә аеручы дулкынландым, - ди Рамазан.
Түбән Кәминкә мәктәбеннән Сәйдәш Хәсәншин (3 сыйныф) – икенче, кадетлар мәктәбеннән Илья Гришин (8 сыйныф) өченче урынга чыгып бүләкле булдылар.
Лагерка мәктәбе (бер укучыга – 21,4 килограмм) пластик җыюда иң алдынгы. Түбән Кәминкә мәктәбе (10,2) – икенче, Туймәт һәм 1 нче Чирмешән мәктәпләре (7,4) – өченче.
Түбән Кәминкә мәктәбенең 3 сыйныфы, Чирмешән лицееның 11б сыйныфы һәм Лагерка мәктәбенең 9 сыйныфы укучылары да пластик җыюда танылдылар.
фото: автор
Чирмешәндә "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев