Чирмешәндә быел 26 гаилә яңа йортка күчкән
Агымдагы елның беренче яртысында районда 31 гаилә яңа йортка күчкән.
Быел алты айда район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлеге аша 4 мең 156 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 59,4 проценты. План 7 мең квадрат метр.
Шәхси йорт төзүчеләрнең күпчелеге Чирмешәндә (26). Быел Яңа Элмәледә һәм Иске Кадида - икешәр йортта, Иске Котышта бер гаиләдә өй туйлары узар.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев