Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән умартачылары бал аерта башлады

Бу көннәрдә умартачыларның эшләре тагын да “кызуланды”, бал аерта башладылар. Җәй кызу килү күмәртәләп бал алу чорын бер-ике атнага ашыктырган.

-Быел яз “ашыгу” сәбәпле, чәчәкләр дә, юкә дә иртә чәчәк атты, шунлыктан умарталар да бал җыюга гадәттәгедән иртәрәк кереште, - ди “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. – Иртә сатуга чыккан яңа балдан шикләнергә кирәк, бал бит өлгерергә тиеш. Хәзер инде курыкмыйча бал сатып алырга була.

Тәҗрибәле умартачы бал сатып алуның кайбер серләре белән дә уртаклашты. Татлы ризыкны иң элек белгән, таныш кешеләрдән генә алырга. Юкә балы иң сыйфатлысы һәм аның бәясе дә кыйбатрак була. Балның сыйфатын тәмләп карап белергә мөмкин, яхшы бал тамакны яндырып төшә икән. Бал чорында урманда торган умартаның да балы сыйфатлы. Татлы ризыкның куелыгына да игътибар бирергә кирәк - куе бал яхшы.

Умартачыларның үз проблемалары да бар. Соңгы елларда, чәчүлек кырларны бөҗәкләргә каршы эшкәрткәндә, байтак умарталар үлгән. Быел да Мөслим, Алабуга, Арча, Балык Бистәсе, Питрәч районнарында умарталыклар зур зыян күргән. Бәхеткә, ике ел инде бездә умарталар агуланмый.

-Без авыл хуҗалыгы оешмалары белән аңлашып эшлибез. Умартачылар җыелышына аларның җитәкчеләрен дә чакырабыз, -  ди Шәүкәт Нуриәхмәт улы. – Алар, кыйбат булса да, агу препаратларының 3нче һәм 4нче класслыларын кулланалар. 3нче класслысын сипкәндә умарталарны төнлә генә ябып тору да җитә, ә 4нче  класслысы умарталар өчен бөтенләй зыянсыз.

Кырларны эшкәртү алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кайсы кырларны һәм нинди препарат белән кайчан эшкәртүләрен өч көн алдан хәбәр итәргә тиешләр.

“Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы умартачылар һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшли. Умарталар зыян күргәндә дә алар ярдәм итә.

2021 елда кертелгән закон нигезендә  умарталыкның паспорты булырга тиеш. Аны район ветеринария берләшмәсендә бирәләр һәм кортларга тикшерү дә үткәрәләр. Умарталарны шулай ук авыл җирлеге Советында да  теркәргә кирәк.

-Безнең районда 200 умартачы 3000ләп умарта тота, шуларның әлегә 60тан күбрәгенең генә паспортлары бар, - ди Шәүкәт Хәйруллин. – Умарталар зыян күргән очракта, әгәр умарталыкның паспорты булмаса, без аларга материаль зыянны каплауда ярдәм итә алмыйбыз. Умарталыкның документлары юк очракта судка да мөрәҗәгать итеп булмый. Яхшы умарта гаиләсе 20-40 мең сум тора бит. Кортларының бик усаллары да була. Шуның өчен, кортларны бакчаларында гына тотучылар тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмаска тиеш, саклык чаралары күрергә, яки аларның токымнарын алмаштырырга. Безнең районда да юаш умарталар үрчетүче умартачы бар.

Бал уңышын артыруда кайсы кырларда нинди культура чәчү да зур роль уйный. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте соңгы ике елда Чирмешәнгә якын кырларга карабодай чәчеп ярдәм итә.

-“Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматовка да умартачылар бик рәхмәтле. Ул Яңа һәм Иске Элмәле авыллары янында эспарцетны күпләп чәчә, - ди умартачыларның җитәкчесе. – Алар бу культураны чәчәк атып бетергәнче тоталар. Аннан соң уңышны арттыруда умарталарның да роле зур. Алар очкан кырларда уңыш 30-40 процентка кадәр артырга мөмкин.

Сергей Макаров кыш көне шәһәрдә яшәсә дә, җәйләре туган авылы Иске Элмәледә умарталыкта үтә. Аның 100 баш умартасы бар. Ул әле ана кортлар үрчетү белән дә шөгыльләнә.

-Умартачылык белән “җенләнү” нәселдән килә. Мин 7 яшьтән әти янында, умарта арасында буталдым, - ди Сергей Анатольевич. – Быел әлегә бал аертмадым, вакыты җиткән, өлгергән инде. Август башында гына да беренче бал алган еллар булды. Бу эшкә шушы көннәрдә тотынырга ниятләп торабыз. Хатыным ялга кайта, туганнар, улыбыз да булыша. Көнбагыш чәчәк атканда умарталарны яңа урынга күчерергә уйлыйм.

Макаровлар үткән ел 6 тонна (!) бал алганнар. Быел, дөрес, андый ук зур уңышка өметләнмиләр.

фотолар Сергей Макаров архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев