Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының мөмкинлекләре чикле гражданнары гел бергә

Район инвалидлар оешмасы төрле милләттән булган, физик мөмкинлекләре чикле  якташларыбызны бер табын артына җыйды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган “Без бергә булганда” исемле чарага килгән кунаклар бер-берсен татар, рус, чуваш, удмурт, француз, әрмән телләрендә сәламләделәр. Билгеле, кунаклар табын артында җанлы әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Очрашуны  район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов ачып җибәрде һәм актив эшләгәннәре, мөмкинлеге чикле гражданнарны туплап төрле чаралар оештырганнары өчен инвалидлар оешмасына рәхмәт җиткерде.

Мөмкинлеге чикле якташларыбыз спорт уеннарында да, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашалар, ә аларны оештыручы, билгеле, район инвалидлар оешмасы. Очрашу барышында да болар ачык күренде, төрле телләрдә шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, аерым залда өстәл уеннары да уйнадылар. Кунаклар, шулай ук иҗади конкурсларда катнаштылар, викторинада белемнәрен тикшерделәр, лотерея уеннары да булды.

фото: автор

Мөмкинлеге чикле чирмешәнлеләр түгәрәк өстәл артында очраштылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев