Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары төзиләр

Кармышта балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булачак, төзүчеләр аның аслыгын ясап, тирәсен тотып та алганнар.

Мәйданчык өчен урын авыл мәдәният йорты бакчасында бүленгән. Якын көннәрдә биредә карусель, таучык, таган, эскәмияләр урнаштырылачак.

Балалар өчен бу бүләк грант акчасына төзелә: Кармыш авыл җирлеге РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, территорияне төзекләндерүгә грант откан.

Әлеге бәйгедә катнашып, грант откан Ульяновка, Күтәмә, Шешминка һәм Бәркәтә авыл җирлекләре дә шундый ук  мәйданчыкларга ия булачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев