Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан 60 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәттә

Бүгенге көндә районыбызның 60 ир-егете төрле гаскәрләрдә контракт буенча хезмәт итә. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына 2018 елда 24 ир-атны контракт буенча хезмәткә җибәрү бурычы куелган.

Быел районнан дүрт яшь кеше килешү төзеп хезмәткә киткән, икесе документлар әзерли. Язгы чакырылышта армиягә китәргә тиешле бер яшь кеше дә контракт буенча хезмәткә барырга теләк белдергән. Бер ел срочный хезмәт урынына ул, килешү буенча, ике ел хезмәт итәчәк, әгәр ошаса, аны озайта да ала. Көзге чакырылышта да бер райондашыбыз контракт төзеп Ватан сагына баскан.

-Әлегә кадәр, армиядә булмаган егетләрнең югары белемлеләрен генә контракт буенча хезмәткә чакырсалар, үткән язда бу законга үзгәреш кертелде, - ди хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Дания Нуретдинова. - Хәзер техникум тәмамлаган яшьләр дә килешү төзеп армиягә китә ала.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән