Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юбилярларны хөрмәтлиләр

Югары Кәминкә авылыннан Фатыйма Ризванованы һәм Күтәмәдән Алексей Арзютовларны 90 яшьлек юбилейлары белән район вәкилләре өйләренә барып котладылар.

Фатыйма әби тормыш авырлыкларын күп күргән, тыл ветераны. Олы йөрәкле якташыбыз әнисез калган алты балага ана назы биргән. Беренче хатыны авырып үлгәч, Шәмгун бабай аны Әмирдән алты бала өстенә алып кайта. Бүген алар тигезлектә, кызлары Гөлсинә тәрбиясендә гомер итәләр.

Алексей Андреевич 40 ел колхозда тракторчы булып эшләгән. Элеккеге авыр хезмәт бүген үзен нык сиздерә, юбилярның колаклары начар ишетә, күзләре дә начарланган. Кызганыч, тормыш иптәше биш ел элек вафат булган, бер балаларын да җирләргә туры килгән. Алексей Арзютов ялгыз түгел, бүген ул балалары тәрбиясендә яши.

Рушания Әхмәдуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев