Чирмешән районында инвалидлар җәмгыяте үтеп баручы елга йомгак ясады
Район инвалидлар җәмгыяте гадәти булмаган шартларда, табын артында, 2018 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады. Анда авыл җирлекләренең башлангыч инвалидлар һәм ветераннар оешмалары рәисләре һәм җәмгыять белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Быел җәмгыять капиталь ремонтланган, барлык уңайлыклары да булган, җылы, җыйнак, уңайлы бинада кабул итә башлады. Анда физик мөмкинлекләре чикле һәр кеше керерлек шартлар тудырылган.
Район инвалидлар җәмгыяте оешканга әле 4 ел гына булса да, халык, район җитәкчеләре арасында да авторитет яуларгарга өлгерде. Аларның мөмкинлеге чикле кешеләргә күрсәткән ярдәмнәре күз алдында, районда узучы чараларның күпчелеге бу җәмгыять катнашыннан башка узмый.
-Без быел мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче 43 гаиләдә булдык, 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк инвалидларыбызны юбилейлары белән тәбрикләүне гадәткә керттек. Бүләкләр алуда нефть оешмалары, районның шәхси эшмәкәрләре булыша, - ди җәмгыять рәисе Мәдинә Талипова. - Грантлар отып җәмгыятьне оргтехника, спорт җиһазлары, тренажерлар белән баеттык.
Инвалидлар җәмгыяте командасы республика күләмендә уздырылучы фестивальләрдә, спорт ярышларында да еш катнаша. Алар тырышлыгы белән соңгы ике елда тугыз райондашыбыз “Ярдәм”, “Поддержим друг друга” республика фондлары оештырган курсларда булдылар. Самара өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Мәскәүдәге хезмәттәшлләре белән тыгыз элемтәдә торалар, тәҗрибә уртаклашалар. Бүгенге чарага да Самара өлкәсе, Шентала районының мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшләүче оешмалар вәкилләре кунак булып килгән иде.
Автор фотосы
Күбрәк фото: Чирмешән районы инвалидлар оешмасы 2018 елга йомгак ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев