Безнең районда

Чирмешән районында “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” дип исемләнгән акция башланды

12нчы марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 23 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре...

12нчы марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 23 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән ышаныч телефонына хәбәр итегез! Телефон номеры: (884396) 2-54-39 яки 02.

Һәр очракта да сезнең шалтырату сер итеп саклана. Җәмгыятьтә наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!

Кадыйр Гомәров фотосы


undefined Чирмешән районында Үлем белән кайда сәүдә итәләр хәбәр ит дип исемләнгән акция башланды

Нет комментариев