Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары икенчел чимал җыеп таныла

Бу елның биш аенда район мәктәпләрендә белем алучы 2219 укучы 49 тоннага якын макулатура җыйган. Бу бер балага бүлеп исәпләгәндә 22 килограмм туры килә.

Туймәт укучылары икенчел чимал җыюда аеруча яхшы эшлиләр. Биредә белем алучы 34 бала бер тоннадан артык макулатура туплаган, ягъни бер укучы исәбендә 40 килограмм макулатура. 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары алардан бераз гына калыша (бер укучыга уртача 38,7 килограмм). Бу мәктәп 13 тоннадан артык макулатура җыйган. Чирмешән лицее 13 тоннадан артык кирәкмәс кәгазь туплаган, аның 12 тоннага якынын тапшырып, 13 мең сум керем алганнар. Бәркәтә, Кармыш, Иске Кади, Әмир, Югары Кармалка мәктәпләренең күрсәткечләре дә район буенча уртача күрсәткечтән югары. Ә менә Кара Чишмә, Утыз Имән мәктәпләре укучыларына алдынгыларга тигезләшү өчен күп тырышырга кирәк.

Районыбыз укучылары тырышлыгы белән җир өстендә аунап ятучы 12 тоннага якын пластик җыеп алынган. Шуның хисабына алар 15 мең сумнан артык акча эшләгәннәр.

Бу юнәлештә 2нче Чирмешән мәктәбе активлык күрсәтә, алар 600 килограммга якын пластик җыеп тапшырганнар, ягъни бер укучы исәбендә – 7,8 килограмм. Әмир,Түбән Кармалка, Әккәрәй, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә укучылары да табигатебезне чистартуда мактауга лаек. Ә менә карачишмәлелеләр, нишләптер, монда да исемлекнең ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев