Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы егетләре армия хезмәтенә әзерләнә

Язгы чакырылышта районның 25ләп егете содат итекләре киячәк. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына шундый йөкләмә бирелгән.

Апрель аеның икенче ункөнлегендә хәрби хезмәткә яшьләре җиткән егетләр медицина тикшерүе үттеләр. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов белән шул хакта, гомумән, язгы чакырылышка әзерлек һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләштек.

-Сергей Васильевич, хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды. Быелгысында нинди үзенчәлекләр бар?

-Аерым яңалыклар юк, һәрвакыттагы кебек, 18 яшьтән 27 яшькәчә, сәламәтлекләрендә кимчелекләр булмаган егетләр хезмәткә алына. Украинадагы хәрби хәрәкәтләр белән бәйле, ата-аналар улларын шунда җибәрерләр дип шикләнә. Аларны тынычландырасым килә, срочный хезмәттәге солдатлар анда алынмый, хәрби хәрәкәтләргә контракт буенча хезмәт үтүчеләр генә кертелә.

-Чакырылыш комиссиясе тәмамланды, аның нәтиҗәләре ничек?

-Дүрт көн дәвамында, хәрби комиссариатта 153 егет медицина тикшерүе үтте. Шуларның 10 процентының сәламәтлеге А1 категориясенә туры килә. Димәк, алар чын сәламәт дигән сүз. Калганнарында берникадәр кимчелекләр ачыкланды. Гәүдә авырлыгы җитмәүчеләр, араларында хәрби хезмәткә яраксызлары да бар, тик моны әле хәрби врачлык комиссиясе дә расларга тиеш. Андыйлар шуннан соң гына хәрби билетлы була ала.

-Срочный хезмәтне контракт буенчага алмаштыручы юкмы?

-Көзге чакырылышта өч якташыбыз бер ел хәрби хезмәт урынына контракт буенча ике ел хезмәтне сайлады. Быел, әлегә, андый теләк белдерүче юк.

-Чирмешән егетләре кайларда хезмәт итәләр?

-Чирмешәнлеләр Ерак Көнчыгышта да, Кырымда да Ватан алдындагы бурычларын үти. Самарада шефлыкка алынган частьтә дә бар безнең егетләр. Күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.

-Быел беренче төркем кайчан юлга кузгала?

-График буенча районнан беренче төркем 23 майда китә. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Армиягә белемле яшьләр кирәк, шуңа язын, күбрәк, уку йортларын тәмамлаган егетләрне җибәрәбез.

-Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр бармы?

-Бар, андыйлар районда ундүртәү. Тик качып котыла алмыйлар, алар ил алдындагы бурычларын үтәргә тиеш. Бу юнәлештә без прокуратура, Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге белән берлектә эшлибез.

 

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев