Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән полиция бүлекчәсенә эшкә чакыралар

Аерым ведомство буларак, полиция хезмәте Пётр I идарә иткән чорда барлыкка килә. 1917нче елда бу хезмәткә халык милициясе дигән исем бирелә. Еллар үтү белән әлеге система төрле реформалар кичерә һәм Россия полициясе яңадан үзенең элеккеге исемен ала. 2011 елда «Полиция турында"гы закон үз көченә керде.

Полиция хезмәткәрләренең максат-бурычлары - гражданнарыбызның иминлеген,тынычлыгын тәэмин итү, административ хокук бозуларны, җинаятьләрне кисәтү, шәхси, дәүләт,башка төрле формадагы милекне саклау.

Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу, хезмәткәрләргә куелучы таләпләр, шул ук вакытта аларга каралган кайбер ташламалар турында район эчке эшләр бүлекчәсенең шәхси состав белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе Николай Барабашкин белән сөйләштек.

- Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсендә 48 кеше хезмәт итә, - ди Николай Николаевич. – Бүген биредә берничә вакансия бар: ИВС полицейскийлары, полиция машина йөртүчеләре, тикшерү төркеме тикшерүчесе кирәк. 18 – 40 яшькә кадәр, гади һәм кече җитәкчеләр составы вазыйфасында урта гомуми белем белән (11 сыйныф) ; урта җитәкчеләр составы вазыйфасында эш юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белемле һәм өлкән җитәкчеләр составы вазыйфасында эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белемле якташларыбызны эшкә чакырабыз.

Эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул итү өчен чикләүләр дә бар.

Бездә эшләргә теләк белдерүче кеше хөкем ителмәгән буларга тиеш. Билгеле, сәламәтлеге торышына карата да таләпләр кырыс. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырганнар, чит ил гражданнары, эчке эшләр органнарына хезмәткә кергәндә ялган документлар яки, белә торып, ялган мәгълүматлар тапшырган кешеләр дә полиция хезмәткәре була алмый.

Полициядә хезмәт куючылардан түземлелек, авырлыклардан курыкмау, вакыт белән исәпләшмәү таләп ителә.

Полициядә эшләүчеләргә ай саен тотрыклы хезмәт хакы түләнә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге бар. Хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләрен, хезмәт стажын, квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри белем дәрәҗәсен исәпкә алып, карьера үсеше түэмин ителә. Тормышны һәм сәламәтлекне дәүләт иминиятләштерү, Россия Федерациясе законнары нигезендә торак урыны бирү, еллык түләүле ял, хезмәт итү урыны буенча торак пунктта торакны арендага алган өчен өлешчә акчалата компенсация каралган.

Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы, Чирмешән, Совет урамы, 19 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Тел. (8-84396) 2-54-39, 8- 908 347-79-08.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев