Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән никрутларына таныклык бирделәр

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2001 елгы егетләрне беренчел исәпкә куйды. Безнең районында 101 никрутка шәхси эш тутырдылар һәм хәрби хезмәт үтәргә тиешлелек таныклыклары тапшырдылар. -Без һәр елны январь-февраль айларында 17 яше тулган егетләрне хәрби комиссариатка чакырып исәпкә алабыз, документлар туплыйбыз, медицина тикшерүе уздырабыз, - ди районның хәрби комиссары...

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2001 елгы егетләрне беренчел исәпкә куйды. Безнең районында 101 никрутка шәхси эш тутырдылар һәм хәрби хезмәт үтәргә тиешлелек таныклыклары тапшырдылар.

-Без һәр елны январь-февраль айларында 17 яше тулган егетләрне хәрби комиссариатка чакырып исәпкә алабыз, документлар туплыйбыз, медицина тикшерүе уздырабыз, - ди районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. - Исемлекне авыл җирлекләреннән бирелгән мәгълүматлар буенча төзибез, алар белән элемтәдә торабыз. Никрутларның шәхси эшләре комиссариатта саклана, безгә алар таныклыклар белән киләләр.

Егетләрне исәпкә алу ике көн дәвам итте. Район үзәк больницасы врачлары - хирург, терапевт, окулист, стоматолог, ЛОР, невролог һәр егетне аерым карап, киңәшләрен бирделәр, кирәк булганнарына кабат тикшерү яки дәва билгеләделәр. Никрутлар 18 яшьләре тулгач кабат медицина комиссиясе узачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined никрут таныклык бирделәр