Чирмешән мемориаль үзәгенә Надежда Проськина документларын китергәннәр
Чирмешәннән Иляевлар гаиләсе “Музейга экспонат бүләк ит!” акциясенә кушылып, мемориаль үзәккә шактый гына кызыклы документлар тапшырган.
Аларның әниләре, әбиләре – озак еллар Чирмешән май-сыр заводында эшләгән, РСФСРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре Надежда Ивановна Проськинаның Мактау кәгазьләре, бүләкләү листлары, дипломы мемориаль үзәкнең даими экспозициясендә урын алачак.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев