Районда алкоголь продукциясе сата торган 90 сәүдә объектының 34е ЕГАИСка тоташкан. Белгәнебезчә, республикада шушы яңа система аша алкоголь продукциясенең җитештерүчедән сатып алучыга кадәр юлын күзәтмәкчеләр. Бу - шикле аракыга да киртә куярга тиеш, диләр. Аның өчен, исерткечләр сатылучы кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укып, мәгълүматны төп базага җибәрүче махсус җиһазлар урнаштыру зарур....
Белгәнебезчә, республикада шушы яңа система аша алкоголь продукциясенең җитештерүчедән сатып алучыга кадәр юлын күзәтмәкчеләр. Бу - шикле аракыга да киртә куярга тиеш, диләр. Аның өчен, исерткечләр сатылучы кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укып, мәгълүматны төп базага җибәрүче махсус җиһазлар урнаштыру зарур. Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина әйтүенчә, безнең районда әлегә "Татпотребсоюз" системасына караган - 4, "Татспиртпром"ның 7 кибете һәм башка 23 сәүдә нокталары ЕГАИСка тоташкан.
Нет комментариев