Район мәктәпләрендә 11 класста белем алган 141, 9 классны тәмамлаучы 249 укучы өчен 25 майда "Соңгы кыңгырау" чыңлаячак.
Быел иң зур чыгарылыш Лашманда, әлеге авыл урта мәктәбен 30 укучы тәмамлый, лицейны - 25.
Иске Үтәмештә бары 2 укучы гына мәктәп белән хушлашачак. Ә Югары Кармалка төп мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булмый, бу уку елында 9 класста укучы юк. Лагерка һәм Кармышта икешәр укучы 9 классны тәмамлый.
Быел райондагы 14 урта, 10 төп һәм бер башлангыч мәктәптә 2336 укучы белем алган. Шуларның 1182се - кызлар, 1154се - малайлар. Аларга 453 укытучы белем биргән.
Бу уку елында 241 укучы 1 классны тәмамлый, ә сентябрьдә 1 класска 204 бала килүе көтелә.
Нет комментариев