Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Быел татар дөньясы өчен мөһим дата: Габдулла Тукайның тууына 140 ел

Район мәдәният йортында “Мәңгелеккә омтылам: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” дип аталган күргәзмә ачылды.

Чарага мәктәп укучылары, укытучылар, район мәдәният хезмәткәрләре һәм шагыйрь иҗатын кадерләүчеләр җыелды.

–Тукай безнең белән. Аның сүзләре, аның рухы, аның мәңгелек омтылышы безнең йөрәкләрдә, – диде  алып баручы – мемориаль үзәк экскурсоводы
Айгөл Җиһаншина.

20 стендтан торган экспозициядә шагыйрьнең сирәк  документлары, фотолары, беренче басма китаплары урын алган. Экспонатлар Татарстан Милли музее, Милли архив, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларыннан алынган. Игътибарга лаек күргәзмә Чирмешәнгә Кайбыч районыннан килде. Тукай иҗаты белән кызыксынучыларны хәзер район мәдәният йортында көтәләр.

Тантанада лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Гакыйлә Нуретдинова, районның үзәк клуб системасы директоры Илһам Галимов, Әмир авылы
китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова, район үзәк китапханәсе китапханәчесе Әлфинә Батыршина чыгыш ясады.

Чараны кунаклар башкаруында “Туган тел” җыры бизәде. Укучылар Тукай шигырьләрен сөйләде.
Габдулла Тукай – татар халык шагыйре, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм журналист. Ул үзе исән вакытта 32 китап нәшер иткән, “Туган тел”, “Шүрәле” кебек мәңгелек әсәрләр калдырган.

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев  1886 елның 26 апрелендә туа. Бөек шагыйрьнең гомере 1913 елның 15 апрелендә өзелгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев