Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Быел Чирмешән районы умартачылары 76 тонна чамасы бал аертканнар

Соңгы елларда бездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арткан. Бүген районда 170ләп умарталык исәпләнә, аларда дүрт мең башка якын корт гаиләсе асрала.

Умартачылык белән шөгыльлләнүчеләр аз түгел

Чумачка, Шешминка, Андреевка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле авылларында умартачылар аеруча күп. Кызыл Чишмә, Иске Кади, Утыз Имән, Чирмешәндә дә бу шөгыльгә өстенлек бирүчеләр арткан.

- Элек умартачыларның күпчелеге Чумачка, Шешминка, Андреевка авылларында гына булса, хәзер һәр торак пунктта диярлек умарта корты тотучылар бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Расыйх Шәфыйков. – Районда умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә шартлар бар: урманнар, төрле-төрле чәчәкләр үсүче болыннар күп бездә. Шулай да бал кортларына бу ел бик кулай килмәде. Корылык бал уңышын бераз киметте. Аннан соң юкә балын, чәчәк балын аерып алып булмады.

Быел район умартачылары чама белән 76 тонна бал аертканнар, бу уртача алганда бер умарта гаиләсенә 19-20 килограмм тирәсе туры килә. Чәчәк балы күп булмаса да, умарталар рапстан, көнбагыштан байтак уңыш җыйган.

- Рапс, көнбагыш кебек техник культураларны авылларга, умарталыкларга бик якын чәчүнең зыяны да бар, – диде Расыйх   Гата улы. – Чөнки, еш кына, кырларны химикатлар белән эшкәрткәндә умарталар күпләп үлә. Бездә андый очраклар еш күзәтелә дия алмыйм, әмма быел Туймәт, Андреевка, Шешминка умарталарына бераз зыян килде.

Әти киңәшен тота

Умартачылык – нәселдән килә торган шөгыль. Андреевка авылыннан Иван Мастюковның бабасы да, әтисе дә умарта тоткан.

- Мин бала вакыттан ук умарталар арасында, 10-12 яшьләрдә әтигә булыша башладым, – диде Иван Мастюков. – Әкренләп тәҗрибә тупладым. Мәктәпне тәмамлагач Самара өлкәсендә һөнәр үзләштердем, аннан соң Минзәләдә техник-умартачы белгечлеге алдым. Әтидән өйрәнгәннәремне  техникумда укып баеттым.

Армия хезмәтеннән кайткан егеткә 1985 елда Андреевка совхозының умарталыгын ышанып тапшыралар. Варроатоз авырулы кортлары үлеп беткән умарталыкны ул яңабаштан торгыза.

- Эшне Балтачтан умарта гаиләләре алып башлап җибәрдем. Аларның саны 110 башка кадәр җиткән еллар да булды, – диде тәҗрибәле умартачы. – Совхозда 1998 елга кадәр эшләдем. Билгеле, параллель рәвештә үземнең умарталыкны да алып бардым.

Якташыбыз әтисеннән калган умарталыктагы 12  умарта күчен бүген 30 башка җиткергән. Ул бер вакытта да кортларның нәселен алмаштырмый, гади рус токымлыларны асрый. Умарталыкта аның төп булышчысы – хатыны. Язгы, көзге мәшәкатьләрдә, бал аертканда шәһәрдә яшәүче ике улы да ярдәмгә кайта. Малай вакыттан ук әтиләре янында кайнашкан егетләр эшнең серләрен яхшы беләләр. Бал уңышын урнаштыруда да аларның өлеше бар.

- Ел саен бер тонна 200 – 300 килограмм бал алабыз. Дөрес, быел башка еллардагыдан бераз кимрәк. Бер оя кортлары уртача 50 килограмм бал җыя, – диде Иван Мастюков. – Балны урнаштыруның авырлыгы юк, авылда да, шәһәрләрдә дә үзебезнең клиентлар бар, белдерү биргән юк, “сарафан радиосы” яхшы эшли. Ваклап урнашып бетмәсә, Казанга илтәм, анда күмәртәләп сатам.

Умартачыларның төп проблемасы кортлардагы чирләр, варроатоз авыруын вакытында һәм тиешенчә дәваламасаң умарталардан колак кагарга да мөмкин икән.

Дистә еллар умарталык тоткан якташыбызга киңәш сорап килүчеләр дә бар, ул барын да аңлата.

- Еш кына киңәшләрне тыңламыйлар, үзләренчә эшлиләр. Аннан соң интернетка мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Анда барысы да файдалы булмый шул. Мин үзем күбрәк әти киңәшләрен тотам, техникумда  өйрәткәннәргә нигезләнәм, – диде умартачы. – Яшь умартачыларга киңәшем шул: иң элек эшкә теләк кирәк һәм кортларга аллергия булмасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев