Бәркәтәдә бәбәй туйлары узган
Быел Бәркәтә авылында өч сабый туган, соңгысы әле декабрьдә генә.
Авылда төпләнеп калган яшьләр - Динар һәм Диләрә Гафуровлар уллары Вилданга энекәш алып кайтканнар, аңа Бәхтияр дип исем кушканнар.
Август аенда Рәмис һәм Гөлинә Нурисламовларның да икенче сабыйлары – кызлары Айлинә туган. Ноябрьдә Илнур һәм Раилә Галиевларның бәләкәй кызлары Ләйнә апа булган, энекәшенә Равиль исеме биргәннәр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев