Бәркәтәдә Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсендә брусчатка җәелгән
Безнең районда

Бәркәтәдә Азатлык сугышчысы һәйкәле тирәсендә брусчатка җәелгән

Бәркәтәдә якташлары хөрмәтенә куелган Азатлык сугышчысы һәйкәле янына брусчатка түшәделәр.

 Бу эшкә нефтьчеләр 150 мең сум акча биргән.

-Монда әле, средстволар табып, солдат-һәйкәл сынын ремонтлыйсы бар, яктырткычларны да рәтлисе, яңартасы килә, - ди авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.

Мәктәп каршындагы әлеге һәйкәл түрендәге плитәгә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 208 авылдашларының исем-фамилияләре язылган.

фото: архив


Нет комментариев