Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бер чирмешәнле баласына паспорт алудан баш тарта

Райондагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагысына, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән, дистәләгән ата-ана чакырылган. Тик килүчеләре генә азрак. Алар барысы да таныш йөзләр.

Бу ата-аналарның күбесе, килгән саен, төзәлергә вәгъдә бирәләр, әмма – үзгәрмиләр.

Иске Үтәмештән А.га карата кузгатылган ике эш тикшерелде. Әле ул үткән айда гына комиссия “кунагы” булган иде. А., утырыштан кайтуга, бу хәсрәтен спиртлы эчемлек белән “юган”. Беркайда да эшләмәүче ана үзенең балигъ булмаган кызына начар тәрбия бирүен аңламый да. Үткән утырышта ук алкоголизмнан дәваланырга ышандырса да, әле наркологка да бармаган. Бүген дә дөрес юлга басарга вәгъдә бирде. Гаилә даими контрольдә булачак, якын көннәрдә хәл уңай якка үзгәрмәсә, аның  аналык хокукы чикләнәчәк.

Чирмешәндә бер гаилә балалары, әти-әниләре арасындагы аңлашылмаучанлык аркасында, җәфа чигә.

Иске Кади мәктәбе укучысы мәктәптә бик сирәк күренә, моның сәбәбен бала да, әти-әниләре дә аңлата алмыйлар. Бу проблема хәл ителмәгәч, мәктәп комиссиягә мөрәҗәгать юллаган. Баланы, әти-әнисе белән бергә, больницага тикшеренүгә җибәрү юлларын эзлиләр.

Бер чирмешәнле инде күптән 14 яше булган баласына паспорт алудан баш тарта. Аңлату эшләренең, әңгәмәләрнең дә нәтиҗәсе юк. Хәзер бу эшкә прокуратура алыначак.

Кадрия Гамирова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев