Бәркәтәдәге палаткалы “Сәмрух” фестивалендә 120гә якын кеше катнашты
Бәркәтә болынлыгында инде икенче ел палаткалы “шәһәрчек” урнашты. Шушма буеның матур бер почмагында өч көн дәвамында палаткалы җәйге “Сәмрух” гаилә фестивале үтте.
Фан-барьерлар белән тотып алынган мәйданда 75ләп палатка, сәхнә, аш-су әзерләү һәм утырып ашау өчен чатырлар – болар барысы да шушы болынлыкта урын тапты. 27 гаилә, олысы-кечесе – барлыгы 120гә якын кеше җыелды.
-Быел әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 1 миллион 170 мең сумлык грантын оттык. Бу суммага былтыр алынган 25 палаткага өстәп тагын 50 палатка, утыргычлар, өстәлләр, чатырлар алдык. Былтыргыдан аермалы буларак, быел аш-суны әзерләү өчен аерым кешеләр алдык. Болар барысы да гаиләләребез уңайлы ял итсеннәр өчен эшләнелә, - ди проектның авторы, җитәкчесе Альмир Жораев. – Әлеге палаткалы фестиваль Чирмешән районында авыл туризмын үстерү өчен эшләнә.
Альмир Андреевич ни өчен фестивальнең “Сәмрух” дип аталуын да аңлатты. Кайбер интернет чыганакларында әлеге кошның балаларын үсеп җитеп оядан очырганнан соң да алар белән ниндидер бәла булганын сиземләве һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә ашыгуы турында мәгълүмат бар икән. Ягъни инде ул кешеләр кебек гаилә җанлы дигәнне аңлата. Шуңа фестивальне “Сәмрух” дип атарга булганнар.
Чирмешәннән Татьяна Саттарова фестивальгә улы Тимур, апасы Рита һәм аның кызы Алиса белән килгән.
-Былтыр да килгән идем әлеге фестивальгә. Быел апаларны да чакырдым. Бик ошады дию берни дә әйтмәү кебек кенә була. Хисләребезне сүзләр белән генә белгертеп тә бетереп булмый. Мондагы көчле энергетика, саф һава, елга буе, табигать кочагы... Болар барысы да искиткеч. Һәркем өчен мавыктыргыч программа әзерләнгән. Без инде хәзердән үк киләсе елга да монда килүебезне, фестивальдә катнашуыбызны планлаштырып куйдык, - диде Татьяна.
Фестивальдә гаиләләр өчен су полосы, волейбол, футбол һәм башка төрле ярышлар оештырдылар. Казаннан килгән танылган артистлар кич белән катнашучыларны моңлы җырлары белән сөендерде. Махсус чакырылган спикерлар гаилә белеме (семьеведение) буенча тренинглар һәм мотивацияле очрашу үткәрделәр.
Бәркәтәдән Лилия Йосыпова фестивальгә ире һәм ике кызы белән килгән.
-Былтыр ирем эштә иде, килә алмадык. Ләкин катнашкан дусларыбызның сөйләүләрен тыңлап, быел һичшиксез фестивальгә килергә булдык. Бик күңелле бара, яңа очрашулар, танышулар, гаиләләр белән аралашу, балаларның да үзләренә яңа дуслар табуы сөендерә. Шундый проектлар күбрәк булсын иде, рәхмәт оештыручыларга, - Лилия.
– Әлбәттә, куркынычсызлык таләпләрен дә онытмадык. Оештыру вакытында барлык тиешле кагыйдәләр дә үтәлде. Ял итүчеләрнең уңайлыклары өчен биотуалетлар, ашамлыкларны саклау өчен суыткычлар да китереп урнаштырдык, - диде Альмир Жораев.
Кичләрен учак янында гитарага кушылып җырлап утыру, дискотека, утлы шоу (фаершоу) һәм салют та катнашучыларны битараф калдырмады.
Фестивальне ябу чарасында бәйгеләрдә җиңүче гаиләләргә, шулай ук фестивальне үткәрү өчен әзерлек өлешендә ярдәм итүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев