Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге “Сәмрух” фестивалендә 100гә якын кеше катнашты

Бәркәтә болынлыгында ике көнгә палаткалы “шәһәрчек” урнашты. Авыл халкының күпчелеге: “Бу ни бу?!” дип гаҗәпләнгәндер. Баксаң, Шушма буеның матур бер почмагында районда тәүге тапкыр палаткалы җәйге “Сәмрух” гаилә фестивале оештырганнар икән.

Гаҗәпләнерсең дә: фан-барьерлар белән тотып алынган мәйданда 30лап палатка, сәхнә, аш-су әзерләү өчен чатыр... 22 гаилә, олысы-кечесе – барлыгы 100гә якын кеше җыелды, шуларның яртысыннан күбрәге – балалар.

-Бу проектның идеясе бик күптәннән туды, бер ун еллап элек. Әле мин Чирмешәнгә эшкә килгән генә идем. Быел аны тормышка ашыру мөмкинлеге булды. Моның өчен беренче чиратта район башлыгы Рамил Айбатовка рәхмәтлебез. Ул башлангычыбызны хуплады,  - ди проектның әйдәп баручысы Альмир Жораев. – Әлеге палаткалы фестиваль Бәркәтә җирлегендә, һәм гомумән, Чирмешән районында авыл туризмын, яшьләр туризмын үстерү өчен эшләнә. Ни өчен “Сәмрух” дисәгез, кайбер интернет чыганакларыннан укып, әлеге кошның балаларын үсеп җитеп оядан очырганнан соң да алар белән ниндидер бәла булганын сиземләве һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә ашыгуы турында мәгълүмат таптык. Ягъни инде ул кешеләр кебек гаилә җанлы дигәнне аңлата. Шуңа фестивальне “Сәмрух” дип атарга булдык. 

Чирмешәннән Аллаяровлар фестивальгә дүртәү килгәннәр: гаилә башлыгы Алмаз, тормыш иптәше Альбина, кечкенә уллары белән кызлары.

-Шундый чарада беренче тапкыр катнашуыбыз. Әүвәл барганчы моның кадәр киң колачлы фестивальдер дип уйламаган да идек. Бик ошады дию берни дә әйтмәү кебек кенә була. Хисләребезне сүзләр белән генә белгертеп тә бетереп булмый. Әле кайтып та җитмәгән идек, балалар: “Әни, тагын кайчан палаткалы фестивальгә барабыз?” дия башладылар, - диде Альбина Аллаярова.

Фестивальдә гаиләләр өчен кулинар бәйге, су полосы һәм башка төрле бәйгеләр оештырдылар. Балалар өчен балык тоту буенча ярыш та булды.

-Казаннан килгән танылган артистлар кич белән катнашучыларны моңлы җырлары белән сөендерде. Махсус чакырылган спикер гаилә белеме (семьеведение) буенча тренинглар һәм мотивацияле очрашу үткәрде, - ди Альмир Андреевич. – Әлбәттә, куркынычсызлык таләпләрен дә онытмадык. Оештыру вакытында барлык тиешле кагыйдәләр дә үтәлде. Ял итүчеләрнең уңайлыклары өчен биотуалет, ашамлыкларны саклау өчен суыткыч та китереп урнаштырдык.

 

-Бер карасаң, фестивальдә катнашкан гаиләләрнең күпчелеге таныш, элек тә исәнләшеп, кайберләре белән аралашып та йөргән кешеләр. Ә инде проекттан соң без барыбыз да бер зур гаилә кебек булдык дисәм дә һич ялган булмас. Проектка эләгүебезгә без бик шат. Киләчәктә дә катнашырга теләк бар, - ди чирмешәнле Рузилә Галимова.

Фестивальне ябу чарасында бәйгеләрдә җиңүче гаиләләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Регина Галәүтдинова, Әмирә Тәхаутдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев