Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Бәркәтәдә Кыш бабай резиденциясе эшли

Бәркәтә авылы мәдәният йорты каршындагы Яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасына күрше авыллардан да килүчеләр күп иде.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.

Биредә Кыш бабай резиденциясе дә эшли башлады. Тәүге көнне үк байтак бала Кыш Бабай белән Кар Кызына үз осталыкларын күрсәтеп бүләкләр алды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары Равил Гыйрфанов биргән вагончыкны эчтән дә, тыштан да бизәп, резиденция ясаганнар. Бәйрәм рухы тудырырга, шәһәрчекне бизәүгә байтак авылдашлар матди ярдәм иткән. Кыш Бабайга балалар өчен бүләкләр алырга Бәркәтә авыл җирлеге булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев