Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә мәктәбендә окоп шәмнәре ясыйлар

Бәркәтә урта мәктәбе коллективы, укучылар белән бергәләшеп, 100 данә окоп шәмнәре ясаганнар.

Укытучылар 33 килограмм парафин сатып алганнар, әле запаслары бар, яңа уку елыннан бу эшне дәвам итәргә ниятлиләр.

-Туймәттәге күршеләрнең кияүләре махсус хәрби операциядә катнаша. Окоп шәмнәре кирәк, бик уңайлы дигәч, Сөләймановлар гаиләсе шәмнәрне өйләрендә дә ясап җибәргәннәр. Мин бу хакта ишеткәч, аларга барып өйрәндем, интернеттан да карап, идеяне үзебезнең коллективка тәкъдим иттем. Моны хезмәттәшләрем хуплады, укучылар һәм ата-аналар да ярдәм кулы сузды, - диде бу эшне оештыручы укытучы Рәзинә Мортазина. – Укучылар белән калай банкалар җыйдык, картоннар кисеп, шулар эченә урнаштырдык. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр парафинны эретеп, банкаларга тутырдылар. Рәхмәт барысына да.

Мәктәп коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, госпитальдәге сугышчыларга ярдәм җыюда да актив катнаша. Госпиталь өчен урын-җир әйберләре, одеяллар, сөлгеләр җибәргәннәр.

Укучылар солдатларга хатлар да язалар һәм аларны ярдәм белән бергә озаталар.

Рәзинә Мортазина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев