Бәркәтә авылы мәдәният йорты сигез миллион сумлык грант откан
Бәркәтә авылы мәдәният йортында шушы грант акчалары хисабына балалар үзәге ясарга ниятлиләр, ягъни “Әйдә” проекты биредә ел әйләнәсе эшләячәк.
Субсидия мәдәният учреждениеләрен модернизацияләүгә 2025 елда федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетларына бирелә. Ул 2026 елга федераль бюджет проектын формалаштыру кысаларында, “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыру максатларында, мәдәният учреждениеләре базасында балалар мәдәни-агарту үзәкләрен булдыруны күздә тотып эшләнә.
Әлеге акчаларга 2026 елда Бәркәтә авылының мәдәният йортын үзгәртеп корачаклар, балалар үзәге өчен аерым бүлмә эшләнәчәк.
-Шулай ук интерактив панельләр, экраннар, җиһазлар, музыка аппаратурасы сатып алу планлаштырыла, - ди Бәркәтә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альмир Жораев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев