Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында, “Тансык” чишмәсе тирәсен төзекләндерәләр

Бу көннәрдә Әмир авылындагы “Тансык” чишмәсендә төзүчеләр эшли.

Узган елны биредә өлешчә төзекләндерү эшләре үткәрелде, юлдан коега алып бара торган сукмакка үзсалым акчасына яңа брусчатка җәйгәннәр иде.

- Быел исә кое тирәсен һәм ял итү мәйданчыгын матурлыйбыз, - ди төзүчеләрнең җитәкчесе Давид Григорян. – Бу тирәгә дә яңа брусчатка җәябез. Кое өстендәге корылманы да яңабаштан ясадык,  бордюрлар урнаштырабыз, монда өстәл һәм ике эскәмия куелачак, таганы шул килеш кала, буяуларны да яңартырга исәплибез. Барлык эшләрне дә быел төгәлләп булмас. Парковка тирәсен киләсе елда ясап бетерергә планлаштырабыз.

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, әлеге эшләргә халыктан җыелган үзсалым акчасының бер өлеше юнәлдерелгән.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев