Әмир авылы янында күперне ремонтлаячаклар
Әмир авылы яныннан уза торган трассада, Сөлчә елгасы аша салынган күпер капиталь ремонтлана.
-Төзелеш вакытында трассадан юл ябылачак. Бу урында әйләнеп узу өчен юл ясадык, - диде күперне ремонтлаячак “Мостовик” җәмгыяте прорабы Рөстәм Бадиков.
Әлегә төзүчеләр башка объектта эшли, алар бирегә май ахырларында киләчәк. Объектны ел ахырында файдалануга тапшырырга планлыйлар.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев