“Аеклык ноктасы”: Чирмешәннән күп балалы әни эчкечелектән арынмакчы
Районында социаль ятимлекне профилактикалау буенча эшләүче “Аеклык ноктасы” проектының уңышлары бар. Быел тагын ике гаиләдәге биш бала үз гаиләсендә калды.
Бу - әти-әниләренең спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән арынып, балалары белән бергә булуына юл ачкан әһәмиятле вакыйга.
Проект кысаларында 2025 елда ике әни дәвалану үткән иде. Быел исә социаль хезмәткәрләрнең даими профилактик эше нәтиҗәсендә тагын берничә гаилә ярдәм алып, балалар әти-әниләре янында калды.
-Балаларның үз гаиләләрендә яшәп калуы - безнең өчен иң зур куаныч. Спиртлы эчемлек колы булган ата-аналар бездә күп түгел, шулай да андыйлар ачыкланып тора, - диде районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Владимирова. - Чирмешәндә яшәүче күп балалы бер ана дәваланырга ризалашты. Димәк, тагын өч балага әниләре янында тәрбияләнү мөмкинлеге булдырабыз.
Светлана Владимирова әйтүенчә, эчкечелектән дәвалану вакыты - якынча алты ай. Бу чорда балалар туганнары, әби-бабалары белән яши, ә аналар махсус учреждениедә алкогольгә бәйлелектән арына. Реабилитацияне уңышлы тәмамлагач, гаилә тернәкләнә.
Районда хәзерге көндә социаль куркыныч хәлдәге 10 гаилә исәптә тора. Аларның һәрберсе “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең даими күзәтүендә. Белгечләр айга бер тапкыр гаиләләргә барып, андагы хәлләр белән таныша, кирәк очракта тиешле ярдәм күрсәтә.
Әгәр гражданнардан проблемалы гаилә турында хәбәр керсә, хезмәткәрләр шул көнне үк вакыйга урынына бара. Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык җаваплы оешмалар: социаль хезмәт, мәгариф, эчке эшләр органнары - бергәләп эшли.
“Аеклык ноктасы” проекты - алкогольгә бәйле гаиләләрдә балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән системалы эшнең бер өлеше. Быелгы уңышлар социаль хезмәткәрләрнең тырышлыгы, әти-әниләрнең үзгәрешкә әзер булуы һәм җирле халыкның игътибарлылыгы аркасында мөмкин булды, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев