Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

67 рәссам Чирмешән районы күренешләрен дистәләгән картинага төшерде

Профессиональ рәссамнарның Бөтенроссия симпозиум-пленэрының чираттагысы безнең районда узды.

Ике атнага сузылган чарада бөтен Россиядән җыелган 67 рәссам үзләрен илһамландырган истәлекле урыннарыбызны һәм кайбер образларны сурәткә төшерделәр.

Әлеге картиналарның күргәзмәсен район мәдәният йортында ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов рәссамнар белән очрашты һәм осталарга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

-Гади күз белән күреп булмаган матурлыкны картиналарга төшергәнегез, районыбыз күренешләрен тарихка кертеп калдырганыгыз өчен рәхмәт, - диде Рамил Тәлгать улы. – Эшегездә иҗат уңышлаыр телим, алга таба да хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын. Киләсе пленэр тарихи валыбызда узар, дип уйлыйм.

Күргәзмәдә районның үзенчәлекле урыннарын сурәтләгән картиналар да, портретлар да бар. Район мәдәният йорты фойесындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин портреты күпләрне үзенә җәлеп итәрлек. Россия һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яшел үзән шәһәре рәссамы Владимир Новиков шушы фронтовик  белән очрашып, аның портретын ясаган. Түбән Камадан Марат Әфләтунов мемориаль үзәккә нигез салган Николай Фроловның портретын  эшләгән. Биредәге картиналарның берсендә район башлыгы Рамил Айбатовның туган йорты сурәтләнгән. Киндергә майлы буяу белән язылган иҗат эшләрендә - авыл урамнары, су буйлары, мәчет, чиркәү һәм матур табигатьбез. Рәссамнар бүләк итеп калдырган шушы гүзәллекне район мәдәният йортына килеп карарга мөмкин.

-Без ике ел элек тә Чирмешән районы авылларын картинага төшергән идек, ә быелгысында яңа команда эшләде. Һава торышы да килеште, бик рәхәтләнеп иҗат иттек, - диде  пленэрны оештыручы ТР Халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. – Безгә эшләү бер бәйрәм кебек булды, рәхмәт, сезнең белән теләсә нинди проектны җиңеп чыгарга була. Бу күргәзмәне Россиянең теләсә кайсы төбәгендә күрсәтергә мөмкин.

Кунакларыбыз Яшәүче, Түбән Чегодай, Кармыш, Бәркәтә, Ульяновка Чирмешән авылларының күп урыннарын тарихка кертеп калдырды. Бәркәтәдә эшләү аеруча исләрендә калган, анда рәссамнарның иҗаты һәм картиналар ясау сере белән кызыксынган балалар белән матбугат конференциясе һәм мастер-класс та үткәрделәр.

Район Сабан туе көнне дә милли өйләр мәйданында берничә рәссам эшләячәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев