Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

51 чирмешәнле ТР Президенты исеменнән бәйрәм бүләге алды

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районга эш визиты белән килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Чирмешәндәге кайбер Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.

Мондый күчтәнәчләрне районда 4 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугыш ветераннарының тол 47 хатыны алды.

Дәүләт Советы депутаты республикабыз җитәкчесенең бүләкләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары Фәүзия Шәйхетдинова һәм Елена Козловаларның өйләренә илтеп бирде, аларны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләрен җиткерде, алар белән аралашып алырга да вакыт тапты.

-Сугыш безнең балачакны урлады шул. Гәүдәм зур булгач, олылар белән тигез эшләргә туры килде. Үгез җигеп тә, ат белән дә урманын да, ашлыгын да, көлтәсен дә ташыдык, - дип ул елларны күз яшьләре аша искә алды Сотников хуторында үскән кыз Елена Семеновна. – Бүген инде исәнлек мактанырлык түгел, ике кызымны да җирләргә туры килде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев