Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

2024 елда Чирмешән районында балалар күбрәк туган

2024 елда районда 71 сабый дөньяга аваз салган. Малайлар күбрәк - 40, кызлар – 31.

Әлеге нарасыйларның 24се - гаиләләрнең беренче шатлыклары. Икенчеләр – 17, өченче балалар – 22, 8 сабый - гаиләдә дүртенче һәм аннан соңгылар.

Узган елның декабрь аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре биш сабыйга (бер- малай, дүрт – кыз) туу турында таныклыклар тутырган. 2023 елда районда 63 бала туган иде.

 

Үткән елның соңгы аенда районда бер гаилә таркалган.

 

Ел дәвамында район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә аерылышуны раслаучы 41 таныклык тутырырга туры килгән. 2023 елда аерылышучылар саны 17гә азрак булган.

 

2024 елда районыбыз зиратларында каберләр саны 283кә арткан.

 

Елның соңгы аенда райондашларыбыз 23 якын кешесен югалткан. 2023 елда районда 231 кеше бакыйлыкка күчкән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев