2018 елда Чирмешән районында алты кеше спиртлы эчемлек кулланып агуланган
Агымдагы елның гыйнварында район сәүдә нокталарыннан 1,4 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган. Үткән елның шул чорында бу күрсәткеч бераз күбрәк (1,5 мең декалитр) булган.
Җан башына бүлеп исәпләгәндә бер кеше уртача 0,7 литр (2018 елның гыйнварында 0,8 литр) спиртлы эчемлек кулланган.
Районда спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары даими контрольдә, бу юнәлештә ике мобиль төркем эшли, алар атна саен икешәр торак пунктка рейдка чыгалар һәм сәүдә нокталарының эш режимын, спиртлы эчемлекләр сату торышын тикшерәләр. Кайсы авылда нинди төр спиртлы эчемлеккә өстенлек бирүләренә дә игътибар итәләр. Әйтик, Ивашкинода шәраб күбрәк сатыла икән.
Район полиция хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен контрольдә тота. 2018 елның гыйнварында 46 литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган булса, бу елның беренче аенда 21 литр шундый эчемлек юк ителгән: 15 литр шундый алькоголь бер чирмешәнленең автомобиль багажнигыннан алынган, ә 6 литры оператив тикшерүләр вакытында Түбән Кармалка авыл җирлегендә яшәүче берәүнең өеннән табылган.
2018 елда районда алты кеше спиртлы эчемлек кулланып агуланган, өчесе шул сәбәпле якты дөнья белән хушлашкан. Бәхеткә, быел әлегә район үзәк больницасында мондый очраклар теркәлмәгән.
Хәмер сату белән бәйле закон бозулар турында “Халык контроле” порталына хәбәр итәргә мөмкин. Мондый фактлар расланган очракта, хәбәр бирүчене акчалата бүләклиләр.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев