Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

1 нче Чирмешән мәктәбенең ашханәсе зурайган

1 нче Чирмешән мәктәбенең азык-төлек блогында капиталь ремонт ахырына якынлаша.

-Ашханәбез бөтен стандартларга туры китерелеп эшләнә, пешекчеләргә дә, укучыларга да шартлар яхшыра, - ди мәктәп директоры Ләйләгөл Моксинова. – Азык-төлек әзерләү өлешендә аерым цехлар ясадылар, аш залын да зурайтырга җай табылды, хәзер монда бер үк вакытта 180 укучы утырып ашый алачак.

Биредә электүткәргечләр, җылылык торбалары, эчке өлештә су һәм канализация челтәрләре дә яңартылган. Стеналар штукатурланган, азык-төлек әзерләү өлешендә плитәләр ябыштырылган, аш залындагы стена буялачак. Идәнгә плитәләр җәю дә ахырына якынлаша. Ремонт эшләре тәмамлангач, осталар яңа җиһазлар урнаштырачак. Инде плитәләр, суыткычлар, азык кыздыру, камыр ризыклары пешерү өчен дә аерым шкафлар һәм башка шундый җиһазлар кайтарылган. Яңа вентиляция системасы да ясалачак.

Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 8 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.

Ләйләгөл Моксинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев