Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1 нче Чирмешән мәктәбендә укучы берәү тәртипсезлеге белән “дан казанган”

Мәктәптәге һәр сыйныф бер гаиләне хәтерләтә. Балалар үзара дус һәм тату булганда аларның барлык эшләре дә җайлы бара, укулары да яхшы була. 1 нче Чирмешән мәктәбенең бер сыйныфында бу яктан хәлләр шәп түгел икән.

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында шул проблема күтәрелде.

Сыйныфтагы бер малай берәү белән дә уртак тел таба алмый, укытучыларга дәрес алып барырга комачаулый, иптәшләрен “ямьсез сүзләр” әйтеп кимсетә, кул күтәрү очраклары да булган. Утырышта әлеге малай һәм аның әнисеннән кала зыян күргән укучылар һәм аларның ата-аналары да катнашты. Укытучылары, мәктәп психологы һәм комиссия членнары бу проблеманы уртага салып сөйләштеләр, аннан чыгу юлларын, сыйныфны берләштерү җаен эзләделәр. Район мәктәпләрендә эшләүче психологлар укучылар һәм ата-аналар белән тренинг уздырырга килешенде.

Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын үтәмәгән укучылар һәм студентлар да административ җаваплылыкка тартылды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев