1 нче Чирмешән мәктәбе «Экояз»да II урын алды
1 нче Чирмешән мәктәбе “Экояз-2026” республика бәйгесенең “Экокоманда” номинациясендә II урынга лаек булды.
Мәктәп укучылары санитар-экологик икеайлык барышында башкарылган барлык эшләрен дә ВКонтакте социаль челәтәрендә күрсәтеп барганнар, 200дән күбрәк пост урнаштырганнар һәм алар - җиңүчеләр арасында. Команда Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия.
Икеайлыкның беренче атнасында укучылар канатлы дусларыбызга булышканнар, җылы яклардан кайткан кошларга оялар ясап куйганнар. Алдагы атнада йорт хайваннарына ярдәм иткәннәр. Өченче атнада икенчел чималдан төрле эшләнмәләр ясап, аларга яңа гомер биргәннәр. Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелгән атнада барлык постлар да татар телендә урнаштырылган, бу атнада агач-куаклар утыртканнар. Балалар өлкәннәргә булышканнар, тирә-юньне чүп-чардан чистартканнар, елга буйларын, чишмә тирәләрен тәртипкә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев