Чирмешәндә “Герой әтисе” күчмә фотокүргәзмәсе ачылды
Махсус хәрби операция каһарманнарына һәм аларның әтиләренә багышланган күчмә фотокүргәзмә безнең районда 13 октябрьгә кадәр эшләячәк.
2025 елның 28 февраленнән 15 декабренә кадәр республикада “Герой әтисе” (“Отец Героя”) күчмә фотокүргәзмәсе старт алды. Әлеге тарихи хәтер чарасы “Бердәм Россия” сәяси партиясе, “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, “Әтиләр союзы” республика җәмәгать оешмасы, “Татарстан Республикасы буенча офицер хатыннары һәм хәрбиләр гаиләләре союзы” төбәкара җәмәгать оешмалары тарафыннан оештырылган.
Район мәдәният йортындагы әлеге экзпозициядә 45 портрет урын алган. Анда балаларын Ватанны сакларга озаткан, аларның кайтуын ут йотып көткән әтиләр сурәтләнгән. Алар арасында безнең районның Сосновка авылыннан Петр Николаевич Дютинның фотосурәте дә бар. Аның улы Игорь Дютин 2022 елда Нурлат районы хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә мобилизацияләнә. Ни кызганыч, укчы Игорь Петрович Дютин 2024 елда хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.
“2024 елның 9 июлендә күкне күзәтү постында дошманның дрон-камикадзесы пәйда була. Улымның иптәше БПЛАны бәреп төшерү өчен дронга каршы коралдан ут ача, ә Игорь дронга автоматтан ата башлый: дрон сафтан чыгарыла, тик ул идарәне югалтып, егетләр ягына “пикировать” итә. Игорьнең иптәше яшеренеп өлгерә, ә улым өлгерә алмаганлыгын аңлап, дронга атуын дәвам итә – дрондагы снаряд шартлый һәм аның кыйпылчыклары Игорьгә үлем яралары ясый. Батыр карар кылып, улым үз гомере хисабына иптәшен саклап кала”, - дигән Петр Николаевич Дютин.
Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Игорь Дютин (үлгәннән соң) Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәроф фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев