Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Түбән Кармалка авылының батыр улы яу кырыннан яралы иптәшен алып чыккан

Махсус хәрби операциядәге Түбән Кармалка авылы егете Андрей Доброезжевны “За храбрость” медале белән бүләкләгәннәр.

Якташыбызга әлеге дәүләт бүләген яу кырыннан яралы иптәшен алып чыккан өчен тапшырганнар.

Ул үткән елның февралендә контракт төзеп, Ватан сагына баскан. Якташыбызның җиңү белән кайтуын хатыны һәм балалары көтә.

- Андрей өчен кайгырам, хәзер һәр көнне сөйләшеп торсак та, икешәр атна элемтәгә чыкмаган вакытлары да булды, - ди хатыны Ирина Николаевна. – Үзе дә яраланды. Андрейны сугыш кырыннан командиры алып чыккан. Отпускада булып китте, үзен күргәч тынычландыра инде. Тизрәк кайтуын көтәбез.

Җиңүне якынайтуга Ирина да үз өлешен кертә, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга оекбашлар бәйли. Үткән ел биш пар оекбаш, башка кирәк-яраклар да җибәргән. Без барганда да шул эш белән мәшгуль – кулларында бишэнә иде, өченче пар җылы оекбаш өлгертеп килә.

Ирина вакытын бушка уздырырга гадәтләнмәгән. Кышларын кулында бишэнә булса, җәйләрен кыяр, помидор тозлый, гөмбә җыеп консервлый, җиләк җыярга да ярата.

- Камыр ризыклары пешерү - минем яраткан шөгылем. Гел бер үк төрле камыр пешерергә яратмыйм, интернеттан, журналлардан карап үземне сынап карыйм, - ди ул. – Дөрес, гаиләм яратканнарын кабат-кабат та пешерәм. Беренче пешергән бәлешемне бер дә онытмыйм, ул килеп чыкмады, шулай да кәефемне төшермәдем. Пешерә-пешерә остарасың бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев